Яңалыклар
Районда иң алдынгы савымчы
ХПП ярдәмче хуҗалыгы савымчысы Гүзәл Тегулёва һәр сырдан елына кимендә 4800 килограмм сөт савып ала.
Бу күрсәткеч соңгы елларда районда иң яхшыларның берсе. Шуңа күрә Гүзәл Мурсәет кызының рәсемен район Мактау тактасына куерга лаек дип тапканнар.
Аның группасында бүгенге көндә утыздан артык сыер бар һәм ул аларның һәрберсен тиешенчә карап,...
ХПП ярдәмче хуҗалыгы савымчысы Гүзәл Тегулёва һәр сырдан елына кимендә 4800 килограмм сөт савып ала.
Бу күрсәткеч соңгы елларда районда иң яхшыларның берсе. Шуңа күрә Гүзәл Мурсәет кызының рәсемен район Мактау тактасына куерга лаек дип тапканнар.
Аның группасында бүгенге көндә утыздан артык сыер бар һәм ул аларның һәрберсен тиешенчә карап, тәрбияләп торырга тырыша. Бу эшендә сыер савучыга Приволжски фермаларында туплаган тәҗрибәсе дә ярдәм итә. Үзенең хезмәт юлын чирек гасырдан артык элек башлап, әнисеннән - үз вакытында алдынгы савымчы булган Рузалия Мотыйгулла кызыннан да күп нәрсәгә өйрәнгән. Бүгенге көндә Гүзәл Мурсәет кызы республиканың машина белән саву буенча иң яхшы операторлары белән көч сынаша ала. Республика дәрәҗәсендә үткәрелгән конкурста катнашкан өчен ул истәлекле бүләккә һәм акчалата премиягә лаек булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев