Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Район этабы тәмамланды

Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасында унбер коллектив катнашты, ярышлар спортның алты төре буенча үтте.

Чара балалар савыктыру үзәге базасында оештырылды. Нәтиҗәдә чаңгы узышында хатын-кызлар арасында - Иске Рәҗәп мәктәбе, ирләр арасында Антоновка мәктәбе коллективлары җиңде. Турникта тартылу буенча Красная Слобода командасына тиңнәр булмады, отжиманиедә рәҗәплеләр алга чыктылар. Шорт-тректа коррекция мәктәбе хатын-кызлары һәм икенче мәктәпнең ир-егетләре өстенлек алды. Өстәл теннисы буенча ярышларда - беренче мәктәп хатын-кызлар командасы һәм кадет мәктбе егетләре җиңеп чыкты, аркан тартуда коррекция мәктәбе зур җитезлек күрсәтте.
Нәтиҗәдә Иске Рәҗәп спортчылары абсолют җиңүче дип табылдылар. Спартакиада нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә мәгариф бүлеге грамоталары һәм кубоклар тапшырылды.
Спартакиаданың зона этабы 18 февральдә Актанышта үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев