Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район басуларында

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә чәчү 22900 гектар мәйданда үткәрелгән, бу барлык мәйданның 64 процентын тәшкил итә. Сабан культураларыннан бодай, арпа 17700 гектар мәйданга чәчелгән, бу 84 процентка якын, 4100 гектарга - берьеллык үләннәр, 1300 гектарга көнбагыш чәчелгән. Ольга Семушкина, Ислам Хәйдәров, Вагыйз Мөхәммәтов, Тәлгат Шабанов...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә чәчү 22900 гектар мәйданда үткәрелгән, бу барлык мәйданның 64 процентын тәшкил итә.
Сабан культураларыннан бодай, арпа 17700 гектар мәйданга чәчелгән, бу 84 процентка якын, 4100 гектарга - берьеллык үләннәр, 1300 гектарга көнбагыш чәчелгән. Ольга Семушкина, Ислам Хәйдәров, Вагыйз Мөхәммәтов, Тәлгат Шабанов хуҗалыклары язгы чәчүне тәмамладылар, башка хуҗалыкларда да эш күп калмады.
Әлбәттә, язгы чәчү һәр кешедән зур оешканлык таләп итә. Көннәр әйбәт торганда эш сәгатенең бер генә минутын да әрәм итәргә ярамый, чәчүне вакытында һәм яхшы сыйфатлы итеп үткәрү югары уңышка нигез сала. Шуңа күрә: "Язның бер көне ел туйдыра", дип белми генә әйтмәгәннәрдер.
Явып үткән яңгырлар сабан һәм терлек азыгы культураларының тишелеп чыгуына, үсүенә аеруча уңай йогынты ясый. Моны белмәгән кеше юктыр. Әлбәттә, агротехника таләпләрен тулысынча һәм җиренә җиткереп үтәргә кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X