Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район басуларында

Район хуҗалыклары басуларында чәчүлекләрне карау - сабан культураларын гербицидлар белән эшкәртү, соң өлгерә торган культураларны шытымнары чыкканчы тырмалау һәм бодайны тукландыру эше тулы көч белән бара. Чәчүлекләрне чүп үләннәреннән арындыру эшен инде Александр Планин, Ольга Сёмушкина, Вәгыйз Мөхәммәтов крестьян (фермер) хуҗалыклары төгәлләгән. Шулай ук Дамир Хәмидуллин, Андрей Тюнёв, Равил Бакиров,...

Район хуҗалыклары басуларында чәчүлекләрне карау - сабан культураларын гербицидлар белән эшкәртү, соң өлгерә торган культураларны шытымнары чыкканчы тырмалау һәм бодайны тукландыру эше тулы көч белән бара.
Чәчүлекләрне чүп үләннәреннән арындыру эшен инде Александр Планин, Ольга Сёмушкина, Вәгыйз Мөхәммәтов крестьян (фермер) хуҗалыклары төгәлләгән. Шулай ук Дамир Хәмидуллин, Андрей Тюнёв, Равил Бакиров, Рузалия Минһаҗева һәм башка хуҗалыкларда да эш актив бара.
Бюджет субсидияләре ярдәме белән минераль ашламалар җитәрлек хәзерләнгән. Ә бу исә сабан бодае чәчүлекләрен тиешле күләмдә тукландырырга мөмкинлек бирә. Көн саен туклар 2000-2300 гектар чамасы мәйданга кертелә. Бер үк вакытта соң өлгерә торган культуралар - кукуруз, көнбагыш һәм карабодайны тырмалау эше дә алып барыла.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев