Яңалыклар
Район башлыгыннан бүләк – «Новая жизнь» газетасы
2015 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе 3 июльгә кадәр дәвам итә. Бу турыда "Татарстан почтасы"ның язылу бүлеге хәбәр итә.
Язылу срогы бераз озайтылса да, даими басмаларга язылуны ахыргы көнгә кадәр кичектерү дөрес үк булмас. Чөнки яраткан газета-журналлардан алган мәгълүматны безгә башка беркем дә бирә алмый.
Бүгенге көндә безнең "Новая жизнь"...
2015 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе 3 июльгә кадәр дәвам итә. Бу турыда "Татарстан почтасы"ның язылу бүлеге хәбәр итә.
Язылу срогы бераз озайтылса да, даими басмаларга язылуны ахыргы көнгә кадәр кичектерү дөрес үк булмас. Чөнки яраткан газета-журналлардан алган мәгълүматны безгә башка беркем дә бирә алмый.
Бүгенге көндә безнең "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына 2600 артык кеше язылган. Кампания ахырына кадәр газетага язылучылар саны бермә-бер артыр дип ышанабыз. Шунлыктан исегезгә төшерәбез, газетага хәзер почта бүлекләрендә, почтальоннарда, җәмәгать таратучыларында, ә шәһәр халкына - редакциянең үзенә килеп язылырга була (бу очракта ярты ел буе газетаны редакциядән үзеңә килеп алырга туры килә).
Редакция коллективы газетабызга язылырга мөмкинлек тапкан һәр кешегә рәхмәт белдерә, ә район җитәкчесе Камил Нугаев язылу кампаниясенә үзе өлеш кертә: ул шәһәрдә яшәүче биш хезмәт ветеранына бүләк итеп икенче яртыеллыкка "Новая жизнь" газетасына яздырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев