Һәр сорау мөһим
“Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова халыкны кабул итте.
Депутатка бу көнне төрле сораулар белән сигез кеше мөрәҗәгать итте. Аларны дарулар алу, республика клиник хастаханәсенә чиратка язылу, торакны ремонтлауда ярдәм итү һәм башка мәсьәләләр борчый. Депутат һәр кешене игътибар белән тыңлады. Өч мәсьәлә урында ук хәл ителде, калганнары өстендә әле эшләргә кирәк.
Аерым алганда, беренче группа инвалид кыйммәтле дару сатып алу өчен акча бүлеп бирүләрен үтенде. Депутат әйтүенчә, мондый мөмкинлек бар һәм аңа ярдәм күрсәтеләчәк. Акчаны тиешле документларны тутырганнан соң шунда ук бирделәр.
Депутат янына үтенечләр белән күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләр килде. Депутат аларга җылы сүзләрен һәм теләкләрен кызганмады. Ә бер хатын-кызга Ольга Ивановна Өлкәннәр көне уңаеннан азык-төлектән торган күчтәнәчен дә тапшырды.
Кабул итү тәмамланганнан соң, депутат Өлкәннәр һәм инвалидлар йортына дүрт картина бүләк итте. Хәзер алар бүлмәләрнең диварларын бизәп торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев