Һәр санын көтеп алабыз
2020 елның беренче ярты елына район газетасына язылу кампаниясе тулы көч белән дәвам итә.
Ни өчен укучыларыбызның күпчелеге “Новая жизнь” (“Яңа тормыш”)ка өстенлек бирә? Кайберләренең фикерләре белән танышып үтик.
Айдар КАЗАКОВ,
Көек мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы:
--Әти-әни элек-электән “Новая жизнь” газетасын яратып укыган. Аннары татар телендә чыга башлаганына язылганнар. Бервакыт кызыксынып мин дә редакциягә авыллар һәм Спас өязе тарихы турында материал әзерләп җибәрдем. Озак тормый бастырып та чыгардылар. Газетада үз язмамны күреп бик шатландым, соңыннан мин бу материалларны мәктәптә тарих дәресеннән укытканда да бик теләп файдалана башладым. Редакция белән актив хезмәттәшлек иткәнем өчен мин “Новая жизнь” газетасының беренче редакторы Андрей Бурумов исемендәге премиягә лаек булдым. Минемчә, газета район тормышының барлык якларын да чагылдыра. Аның һәр санын көтеп алам.
Галина ЦЫГАНЦЕВА,
Спас хастаханәсе акушеркасы:
--Газетаны күп еллардан бирле алдырам, шуңа күрә үземне стажлы әбүнәче, дип атарга тулы хокукым бар. Хезмәттәшләрем, таныш-белешләр һәм инде кызыклы кешеләр турындагы язмаларны яратып укыйм. Кирәкле мәгълүматларның барысын да шушы басмадан алам. Язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча берничә тапкыр махсус призга лаек булдым. Әле күптән түгел генә, мәсәлән, 2020 елның беренче ярты елына язылу бүләк иттеләр. Моңа ничек шатланмыйсың!
Любовь КАЗАКОВА,
педагогия хезмәте ветераны, (Бураково авылы):
--Мин бу газетаны укып үстем, дип әйтә алам. Әти-әни бу басмага күп еллар дәвамында язылып килде, мин дә газетаның һәр санын көтеп алдым. Әле тагын электрон вариантын да даими рәвештә күзәтеп барам. Төрле мәгълүматлар күп бирелә, авыл уңганнары, олы яшьтәге кешеләр турындагы тирән эчтәлекле язмаларны бер сулышта укып чыгам.
Нина ЕРЕМИНА,
пенсионерка (Болгар шәһәре):
--Мин – газетаның күптәнге укучысы. Әти-әни белән яшәгәндә, почта тартмасына башка басмалар белән бергә “Новая жизнь”ны да салып киткәннәрен хәтерлим. Мин эштә дә бу газетаның файдасын күп күрдем. Хезмәт алдынгыларының ирешкән казанышларын даими күзәтеп барам, мине иҗат кешеләре дә бик кызыксындыра. Һәр язманы яратып укыйм. Бу газета минем өчен мәгълүмат чыганагына әйләнде.
Диләрә ИБРАҺИМОВА,
почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе (Урта Йорткүл авылы):
--Почтада эшли башлавыма егерме биш ел тулды. Без ел саен матбугатка язылу кампаниясенә зур игътибар бирәбез, аны югары дәрәҗәдә үткәреп җибәрергә тырышабыз. Миңа бу эштә авыл кешеләренең ярдәмен даими тоеп торам. Бездә, мәсәлән, “Яңа тормыш” белән бергә “Новая жизнь” газетасына да язылалар. Якташларымның ничек яшәве, ил-көндәге вакыйгалар һәм башка кызыклы мәгълүматлар белән шушы газета аша танышып барам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев