Узган җомгада Спас муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды.
Депутатлар районның 2011 - 2015 елларда социаль-экономик үсеш программасын расладылар.
Документны башкарма комитет җитәкчесе Сергей Тюнёв тәкъдим итте (чыгыштан өзекләр газетаның бүгенге санында басыла).
Фикер алышуларда Никольск авыл җирлеге башлыгы Евгений Синицин, крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Хәмидуллин, "Спасагрострой" ҖЧҖ директоры Айрат Хәйруллин катнашты.
Бу мәсьәлә буенча шулай ук район башлыгы Камил Нугаев чыгыш ясады.
Совет Спас муниципаль районында гражданнарны социаль ипотека программасы буенча торак сатып алуда ашыгыч ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ дип табу тәртибенә үзгәрешләр кертү һәм хуҗасыз электр челтәрләрен исәпкә кую турында карарлар кабул итте.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев