Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Профсоюзлар – халык мәнфәгате сагында

Сишәмбе көнне район башкарма комитетының утырышлар залында Татарстан Республикасы Профсоюзлары федерациясе көненә багышлап семинар үткәрелде.

Семинар эшендә оешма, предприятие һәм учреждениеләр җитәкчеләре, профсоюз активы, хезмәтне саклау буенча вәкаләтле кешеләр, кадрлар хезмәте белгечләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Семинарда катнашучылар алдында Татарстан профсоюзлары Федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, баш техник хезмәт инспекторы Ирина Андина, хезмәт буенча хокук инспекторы Лариса Бушмелева, социаль партнерлык бүлегенең әйдәүче белгече Анастасия Ерохина, яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ольга Титова чыгыш ясады. Алар республикадагы профсоюз оешмаларының эше турында сөйләделәр. Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстан Россия Федерациясе төбәкләре арасында профсоюзлар, әлеге оешманың әгъзалары саны һәм башка күрсәткечләр буенча Мәскәү өлкәсеннән генә калышып, икенче урынны биләп тора. Чыгыш ясаучылар хезмәтне саклау, хезмәт аудиты, пенсия законындагы үзгәрешләр, яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга кагылышлы булган һәм башка мөһим мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Семинарда катнашучыларның кайбер кызыксындырган сорауларына белгечләр җавап бирде.
Семинар эшенә район башкарма комитеты җитәкечесе Валерий Осокин йомгак ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев