Проект – гамәлдә
Ветераннарның “Боевое братство” район җәмәгать оешмасы Татарстан Республикасының армия кул сугышы федерациясе белән берлектә “Спорт-патриотик җыеннар “Спортны яратучы яшьләр – Көчле Россия” проектын тормышка ашырды.
Бу эштә Россия Федерациясе Президентының гражданлык җәмгыятен үстерү өчен бирелгән грантның да файдасын тойдылар.
Чарада спорт клубларыннан 10нан 18 яшькә кадәрле балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук тотрыксыз һәм аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдән (барысы 80 кеше) укучылар катнашты.
Спорт-патриотик юнәлештәге җыеннарның төп максаты – балаларда патриотизм рухы, сәламәт тормыш рәвеше тәрбияләү, яшүсмерләрне армиядә хезмәт итүгә әзерләүдән гыйбарәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев