Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Продукциягә сорау зур булды...

Шимбә көнне Болгарның Базар мәйданында көзге ярминкә булып үтте.

Биредә район хуҗалыклары шәһәр халкына  үзләре җитештергән төрле продукцияне тәкъдим иттеләр. 

Ярминкәдә бигрәк тә Александр Мамонов, Роваль Бакиров, Айсылу Мөхәммәтова, Ашот Шахназарян һәм башка хуҗалыклар активлык күрсәттеләр. Алар алып килгән ит, яшелчә, җиләк-җимеш, он, ашлык, печән, салам һәм башка нәрсәләргә сорау зур булды. Хәтта кайбер сәүдә нокталары алдында чиратлар да барлыкка килде. Шәһәр халкы бигрәк тә алма, ит, ашлыкны күбрәк сатып алды.

Шулай ук беренчеләрдән булып килгән район башлыгы Камил Нугаев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дмитрий Савинов ярминкә барышын карап йөрделәр һәм үзләре җитештергән уңышны сатарга алып килгән фермерларга рәхмәт белдерделәр.

Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасы әзерләгән иде. Ольга Лобанова һәм Рамилә Исхакова ярминкәгә җыелган халыкның кәефен күтәреп, үзләренең матур җырларын башкардылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев