Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Призлар алып кайтты

"Болгар Арыш" җәмгыятенең машина белән саву операторы Равия Абдрахманова республиканың һөнәри осталык конкурсы лауреаты исеменә лаек булды. Питрәч районының Шәле авылындагы республика инвестицияләр һәм новацияләр аграр үзәгенең (РАЦИН) терлекчелек комплексында узган конкурска республиканың барлык районнарыннан да диярлек машина белән саву осталары җыелды. Бәйге программасы кысаларында, конкурсантлар теория, саву аппаратларын сүтү...

"Болгар Арыш" җәмгыятенең машина белән саву операторы Равия Абдрахманова республиканың һөнәри осталык конкурсы лауреаты исеменә лаек булды.
Питрәч районының Шәле авылындагы республика инвестицияләр һәм новацияләр аграр үзәгенең (РАЦИН) терлекчелек комплексында узган конкурска республиканың барлык районнарыннан да диярлек машина белән саву осталары җыелды. Бәйге программасы кысаларында, конкурсантлар теория, саву аппаратларын сүтү һәм җыю, сыерларны заманча технологияләр кулланып саву буенча ярыштылар. Шунысы куанычлы, безнең район вәкиле үзен бар яктан да булдыклы итеп күрсәтте. Равия утыз елдан артык сыер сава, "Болгар Арыш" җәмгыятендә эшли башлавына да шактый вакыт үткән. Бу фермада технологик процессларга яңалыклар актив кертелә. Шуңа күрә биремнәрне дә җиңел үтәде ул. Нәтиҗәдә Равия гомуми бишенче урынны алды һәм "Җиңүгә омтылыш өчен" номинациясендә билгеләп үтелде, аңа кухня комбайны, "Тефаль" чәйнеге һәм акчалата премия тапшырылды.
Терлекчелек тармагында озак еллар нәтиҗәле эшләве өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге консультанты Рәүф Вафинга да кыйммәтле бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев