Приволжскида Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды
Сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
22 июнь – Советлар Союзында яшәүче һәр кешенең тормышында тирән эз калдырган көн. Нәкъ шушы көнне 81 ел элек фашистлар Германиясе илебезгә каршы игълан ителмәгән сугышны башлап җибәрде. Илебездә сугыш эз калдырмаган гаиләләр бөтенләй юктыр.
Бу кайгылы көнне Приволжск авылы халкы да безгә тынычлык бүләк итү өчен яу кырында башларын салган авылдашларын искә алу митингына җыелды. Һәлак булган якташлар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Митинг ахырында яу батырлары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев