“Порт-Артур” дигән калага...
Узган гасырның җитмешенче елларында Яңа Рәҗәптә (хәзер Чәчәкле) “Порт-Артур”ны көйләп йөргәннәрен хәтерлим. Күршедә генә яшәгән Рәфыйк абый Хафизов та (урыны оҗмахта булсын) машина йөрткәндә яратып җырлый иде. Ни өчен авылдашларым моңсу бу җырны үз иткән?
Беркөнне миннән олырак булган Илгизәр Хәйдаровтан сораштырып торган идем. Шактый кызыклы нәрсәләр турында сөйләде ул:
–1904 елның 9 февралендә кабынып киткән рус-япон сугышында безнең авылдан да берничә кеше катнашкан. Мисал өчен, Рәфыйк абыйның әтисе Хафиз бабай минем бабам Хәйдар Мөхәммәтҗанов шул сугышта булып кайткан. Дөреслеккә туры килсә, авылдан ким дигәндә унлап кеше барган булырга тиеш. Бабай да шул санны әйтә торган иде. Бу сугыш турында ул бик ачылып китеп сөйләргә яратмады. Кәефе булганда берничә эпизодны хәтерендә яңартып ала торган иде. Кызыксынып сорый башласам, үзәгенә үткәнгәдер инде, сүзен гел икенче темага борып җибәрде. Әйе, сугыш – уен түгел. Кемнең инде күрә торып ут эченә барып керәсе килсен? Шөкер, ашый торган ризыклары көткәнгәдер инде, Хафиз бабай белән Хәйдар бабам япон сугышыннан яралансалар да, үз аяклары белән, исән килеш кайтканнар. Бабайның маңгае теккән иде, япон зәдрәсе керде, өшетмичә-нитмичә генә акыртып тартып алдылар, дип сөйләде. Сугышта кыю, бик гаярь булган ул. Юкка гына IV дәрәҗә Георгий тәресе белән бүләкләмәгәннәрдер шул! Солдат бүләген кулъяулыкка төреп, Коръән китабы белән бер тирәдәрәк саклады. Шуны ялтырап торган дәрәҗәгә җиткәнчегә кадәр чистартып куя иде.
Хәйдар бабайның “Каенлык” артында имана җире булган. Шуны эшкәртеп бодай үстергән. Шунысы гаҗәп, бабайга кайдан килгән бу җир? Рус-япон сугышында катнашкан өчен бирмәгәннәрме икән? Ул елларда бит авыл крестьяннары җирле булу турында хыяллана да алмаган. Шул кырдан җыеп алган бодайны эшкәртү өчен бабай ызандаш Ульяновск өлкәсенең Кологреевка авылындагы танышларыннан ат арбасына салып кечерәк бер сортировка алып кайта торган булган. Моңа авылдагы күп кеше көнләшкән, бабайга кырын караучылар саны арткан. Аның руслар арасындагы танышлары белән даими аралашып яшәвен кайбер куштаннар бик ошатып бетермәгән. Җитешле, мул тормышта яшәгәч, хәтта кулак, дип йөртүчеләр дә булган әле.
Илдә колхозлар төзү чоры башлангач, авылда яшәүчеләрне көчләп хуҗалыкларга кертү эше киң җәелдерелә. Карышып маташучылар белән сөйләшеп тә тормыйлар, хәллерәк саналган кешеләрнең бөтен мал-мөлкәтен тартып алалар, үзләрен исә хөкемгә тарталар. Бабай белән дә озак сөйләшеп тормаганнар, йорт-җирен таратып, үзен Спас төрмәсенә алып киткәннәр. Нәүбәһәр әби картын кызганып бик кайгырган, йөрәге түзмәгәч, капчыгына ипи белән бәрәңге салып Спаска чыгып киткән. Бер надзиратель белән сөйләшеп, шуны кемдер аркылы Хәйдарына тапшырып кайта алган. Нәүбәһәр әби, намазга баскан саен иренә саулык теләп догалар кыла, Ходайга ялварып ирен азат итүен сорый. Әмма картын алай тиз генә төрмәдән чыгармыйлар шул. Инде нишләргә? Башка чара калмагач, Хәйдар бабайның русчаны аз-маз белгән Садыйк атлы улы җыенып Мәскәүгә Сталин янына, дип чыгып китә. Ничек уздырганнар аны Кремльгә – монысы билгесез. Үз кулы белән язган хатын кылтырый-кылтырый илбашчыга укып күрсәткән, безнең әти рус-япон сугышыннан Георгий тәресе тагып кайтты, дип аңлатып биргән. Шунысына ис китәрлек, авыл малаен Сталин кызганган булса кирәк, озакламый Хәйдарны Спас төрмәсеннән азат итәләр. Аны әле хәтта авылга кадәр ат белән кайтарып та куйганнар. Авыл куштаннары, ялагайлар бу хәлгә нык көенгән, хәтта әле бабайдан бераз шүрләп тә йөргәннәр.
Минем бабай алтын куллы кеше иде, нәрсәгә тотынса, шуны булдырды. Төрмәдән кайткач, колхозга водовоз булып эшкә урнашкан ул. Ат җигеп җәй бу кырда эшләгән техникага төрле кирәк-яракны китереп торган, башка йомышларны үтәгән. Бабай вакытны беркайчан бушка уздырмады. Элек бит урманнан агач кисәргә ярамады, тотсалар эшне гел зурга җибәргәннәр. Ул киселгән имән төбен тамыры белән казып кайта торган иде. Шуны иренмичә кул пычкысы белән ваклап турады һәм кыш буе ягып чыгарлык утып әзерләде. Бабай әле тагын үзлегеннән йорт хайваннарын дәваларга өйрәнгән. Бик күп кешеләрнең терлеген үлемнән алып калды. Аны әле күрше авылларга да чакыралар иде.
Берсендә күршедәге Сартоновка авылына мине дә ияртеп барды. Авыл башыннан чыгуга бабай кесәсеннән кулъяулыкка төрелгән Георгий тәресен күкрәгенә алып такты. Ике рәтле рус авылына кергәндә үк икебезне марҗа әбиләре сырып алды. Ул да түгел, “Эх, наш солдат идет!”, дип бабайның аркасыннан чәбәкләп, нидер турында сораштыра башладылар. Әмма бабайның алар белән озаклап сөйләшеп торырга вакыты булмады. Без авылның аргы башына төшеп киттек. Берәүләрнең тәкәсен печеп чыкты, икенчеләренең сыерына эчерергә дип кәчтүм кесәсеннән ниндидер дару алып бирде бабай. Әлбәттә инде, эшләрне тәмамлагач, аңа акча биргәннәрен һәм өйгә чакырып сыйлаганнарын хәтерлим.
Кайтканда бабайның күңеле күтәренке иде. Түбәтәен басыбрак киеп “Порт-Артур”ны көйләп алды: “...дигән калага японнар туп аталар, их-х-х...”. Авылга кергәндә Георгий тәресен яңадан кулъяулыкка төреп кесәсенә салды. Кешегә күрсәтергә теләмәгәнгә шулай иткәндер әле ул. Мөселман кешесенә мондый нәрсәне тагып йөрергә ярамаганлыкны да белде ул. Әмма нишләтәсең, яу кырында патша өчен кан түгеп алган бит ул аны. Кызганыч, хәзер инде авылда “Порт-Артур” җырын гына җырлаучылар бетте. И, бу гомерләр, кемне искә ала башласаң, шул юк...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев