Полициядә батырлык дәресе үткәрелде
Спас районы Эчке эшләр бүлегендә икенче мәктәп укучылары өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган батырлык дәресе булды.
Укучыларны бүлек җитәкчесе урынбасары Николай Усов каршы алды. Аннары кадрлар белән эшләү буенча белгеч, ветераннар советы рәисе Рәфыйк Җәләетдинов бүлекнең барлыкка килү тарихы, монда эшләгән кешеләр турында сөйләде.
Укучылар шулай ук полиция майоры Иван Ананьевның Эчке эшләр бүлеге карамагында булган ату коралы турында сөйләвен дә тын алмый тыңладылар. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Ремис Ганиев юл хәрәкәте инспекторларының эше белән таныштырды, юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт төгәл үтәргә кирәклеген искәртте.
Укучылар шулай ук полиция машиналары, кабинетлар белән дә танышып чыктылар. Ахырда барысы бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев