Полянка мәктәбендә хәйрия ярминкәсе узды
Җыелган акча бүләкләр алуга тотылачак.
Полянка мәктәбендә хәйрия ярминкәсе булды. Традицион чара Өлкәннәр көне алдынан ел саен уздырыла. Укучылар үз куллары белән ясаган әйберләр һәм тәм-томнар белән сату итәләр.
“Ярминкәгә һәр укучы нәрсә дә булса алып килде. Нәрсә генә юк иде – камыр ризыклары, төрле тортлар, башка әйберләр. Һәр класс үз продукциясе белән сату итте” – дип сөйли мәктәп директоры Евгений Мошков.
Ярминкә барышында җыелган акча авылда яшәүче өлкәннәргә бүләкләр сатып алуга тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев