Яңалыклар
Пенсионерлар боегып утырмый
Үзәк китапханәдә пенсионерлар өчен «Алтын көз» клубы эшли башлады.
Ул ветераннар (пенсионерлар) җәмәгать оешмасының җирле бүлеге берлеге инициативасы буенча һәм китапханә хезмәткәрләре ярдәме белән оештырылды.
Аны оештыручылар пенсионерларны районның җәмәгать тормышында актив катнашырга, үзләренең көчләренә, тәҗрибәләренә таянып эш итәргә чакыра. Клуб аларга җәмгыятьтә актив булырга, иҗади сәләтләрен тормышка ашырырга, рухи потенциалларын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Беренче утырышта 15 кеше катнашты. Пенсионерлар берлегенең җирле оешмасы рәисе Татьяна Смирнова алар өчен презентация әзерләгән иде, анкеталаштыру һәм кәгазьдән үрү буенча мастер-класс үткәрде.
Бу оешманың җитәкчесе итеп педагогия хезмәте ветераны Людмила Смоленцева билгеләнде. Һәр атнаның җомга көнендә 14 сәгатьтә үткәреләчәк клуб эшенә план төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев