Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Педагогия хезмәте депутатларга наказлар бирде

Виктор Владимиров халык турында күбрәк кайгырта торган сәяси карарлар кабул итәргә киңәш бирде 

Виктор Иванович Владимиров – быелгы сайлауларда актив катнашучыларның берсе. Ул әле тагын 2544нче участокта күзәтүче булып та эшли.
Педагогия хезмәте ветераны, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы “Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газетасы хәбәрчесе белән фикерләрен дә уртаклашты, булачак депутатларга наказларын да җиткерде. –Депутатлар карарларны бердәм булып, халык файдасына кабул итсеннәр иде. Булачак депутатлар авыл хуҗалыгы, мәгариф турында күбрәк кайгыртырга тиеш. Спас районы халкы элек-электән сәламәтлек саклау системасының камил булмавыннан интегә. Халыкның күпчелек өлеше югары технологияле медицина хезмәтеннән файдалана алмый. Болай булырга тиеш түгел, – диде Виктор Иванович.

Спас районында 2021 елгы сайлауларда 41 сайлау участогы эшли. Быелгы сайлауларда халыкның активлык күрсәтүен әйтергә кирәк. Сайлауларда халыкның инде 75 проценты тавыш биргән. Сайлауларда күптән тавыш бирүдә катнашмаган кешеләр дә  бик теләп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев