Яңалыклар
Печән вакыты җитә
Кайбер хуҗалыкларның печән җыю отрядлары күпьеллык үләннәрне чаба башлады.
"Болгар Арыш" ЯАҖ сенаж хәзерләүне югары темплар белән башкара. Агрофирманың махсус отряды чит ил техникасыннан нәтиҗәле файдаланырга тырыша.
"Макдон" чапкычы ярдәмендә люцернаны теземнәргә салалар, "Ягуар" комбайны белән ваклаганнан соң, КамАЗлар белән Кимга китерәләр һәм траншеяларга тутыралар. Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча,...
Кайбер хуҗалыкларның печән җыю отрядлары күпьеллык үләннәрне чаба башлады.
"Болгар Арыш" ЯАҖ сенаж хәзерләүне югары темплар белән башкара. Агрофирманың махсус отряды чит ил техникасыннан нәтиҗәле файдаланырга тырыша.
"Макдон" чапкычы ярдәмендә люцернаны теземнәргә салалар, "Ягуар" комбайны белән ваклаганнан соң, КамАЗлар белән Кимга китерәләр һәм траншеяларга тутыралар. Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, 5 июньгә 300 тоннадан артык сенаж салынган.
Авыл хуҗалыклары шулай ук күпьеллык үләнне печәнгә чабу эшенә дә керештеләр. Ольга Семушкина хуҗалыгында бу эш тулы көч белән бара. Люцерна, эспарцет, кондырак һәм башка күпьеллык үләннәрне быел 6800 гектардан артык мәйданда җыярга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев