Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Павел Кызымовны озак эзләдек...(Спас эзтабарлары хатирәсе)

2014 елның февраль башларында безнең отрядка шәһәрдә яшәүче Наталья Голубева мөрәҗәгать итеп, бер танышының гозерен тапшырды. 1942 елның 2 февралендә Смоленск өлкәсендә һәлак булган Кызымов Павел Дмитриевичның кайда күмелгән булуын ачыкларга кирәк иде.

Фронтка яңарак кына килеп, сугышчан бәрелешләрдә юньләп катнашырга да өлгермәгән солдатларны немецлар әсирлеккә алган һәм Хохловка авылындагы клубта яки чиркәүдә яндырганнар булса кирәк. Солдатның медальонын шул авыл кешесе тапкан һәм аның нинди шартларда үлүе турында сугыштан соң туганнарына хәбәр иткән.
Бөек Ватан сугышы солдаты ничек үлгән, кайда күмелгән? Оныкчыгының моны бик тә беләсе һәм бабасы каберенә барып баш иясе килгән.
Әсирләрне күпләп яндыру очраклары турындагы мәгълүматлар нинди дә булса язмаларда сакланырга тиеш. Бәлки авыл кешеләре бу хакта ни дә булса белә торгандыр? "Болгар" отряды әгъзалары эшне шуннан башлады да инде. Без Смоленск өлкәсенең һәр районын тикшереп, 1942 елда Хохловка авылында булган вакыйгаларга ничек тә булса ачыклык кертергә тырыштык.
Башта ук кыенлыкларга тап булдык. Чөнки күп кенә авыллар сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларда акрынлап юкка чыккан. 1957 ел картасын көчкә эзләп таптык, әмма андагы мәгълүматлар бик үк төгәл түгел иде. Ә ялгышырга һич тә ярамый. Отряд әгъзалары эзләнүләрне дәвам итте. Мин исә Смоленск өлкәсендәге җирле эзләнү отрядлары белән элемтә урнаштырдым. Өч ел дәвамында бергәләшеп эзләү эшләрен дәвам иттек. Хәтта Смоленск өлкәсе думасы депутаты, өлкәнең "Долг" эзләнү отряды җитәкчесе Н. Куликовскийга да мөрәҗәгать иттек.
Тикшерә һәм эзләнә торгач, Сычевск һәм Сафоновск районнары гына калды. Сычевск районына 2011 һәм 2013 елларда вахта оештырылган иде инде. Һәм, менә ниһаять, Вяземскидагы "Долг" үзәге җитәкчесе Галина Николаевна Черемистан җирле эзләнү отрядлары командирлары Евгений Ермаков һәм Игорь Турышевтан алынган мәгълүматларга нигезләнгән җавап килде. Ул елларда булган вакыйгалар бөртекләп диярлек торгызылган. "1942нче ел. Немецларның Ржев - Вяземск юнәлешендәге "Марс" дип аталган операциясе Смоленск өлкәсендә бөтен нәрсәне җимерә һәм юкка чыгара. Карательләр отряды махсус операцияләр үткәрә, зур сугышлар алып бара. Бәрелешләрдә һәм ачлыктан күп кешенең гомере өзелә. Хохловка авылы Городище авылыннан 600 метр ераклыкта урнашкан. Игорьның раславынча, Наталья Голубева телгә алган вакыйгалар нәкъ менә шушы ике авылда булган да инде. Городище авылындагы чиркәү тирәсендәрәк урнашкан клубта немецлар чыннан да авыл кешеләрен һәм әсир итеп алынган кызылармиячеләрне яндырып үтергән. Ни өчен шулай иткәннәр? Немецлар авыл кешеләрен һәм хәрбиләрне Белов корпусына барып кушылырга теләгән Соколовның кавалерия корпусына һәм партизаннарга ярдәм итүдә гаепләгәннәр. Бу вакыйгалар турында 11нче кавалерия корпусының сугышчан юлында төгәл чагылдырылган.
Сугыштан соң шул тирәдә күмелгән солдатларны Издешково поселогындагы мемориал мәйданына күчереп җирләгәннәр. Шулай итеп, сугышчы П.Д. Кызымов нәкъ менә шунда күмелгән булырга тиеш, дип әйтергә тулы нигез бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев