Яңалыклар
Паспортлар тапшырдылар
Музей-тыюлыкның Истәлек билгесендә 14 яшь тулган яшүсмерләргә һәм кызларга паспортлар тапшыру уңаеннан "Я гражданин России - мин Татарстан баласы" дигән тантана булды.
Чараны "Татарстанның музейлар язы - 2018" акциясе кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча миграция пункты оештырды. Мөһим документны министрлыкның Спас районы буенча бүлегенең миграция пункты җитәкчесе Екатерина Фәйзелгатова, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов һәм Эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Рәфыйк Җәләетдинов тапшырды. Алар паспорт алучыларга киләчәк тормышларында зур уңышлар теләделәр.
Тантанада катнашучыларга шулай ук бүләкләр дә тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев