Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Партиягә һәм комсомолга тугры калган

Узган чәршәмбедә Болгарның үзәк мәйданында Бөек Октябрь социалистик революциясенең 101 еллыгына багышланган митинг булды.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

Революция юлбашчысы Владимир Ленин һәйкәле янында җыелучылар каршында чыгыш ясап, ветеран-коммунистлар Бөек Октябрьнең җәмгыятебез тормышында уйнаган ролен тагын бер кат искә төшереп үттеләр. Гадел җәмгыять төзү, изү-җәберләүләрне бетерү, хезмәт ияләренә игътибарны тагын да арттыру, гаделлек һәм тигезлек принципларына таянып эш итү, бөтен кешеләрнең дә бертигез хокуклы булуына ирешү – революция куйган максат әлеге һәм башка бурычларны тормышка ашырудан гыйбарәт иде. 1917 елгы революциянең “Һәркемгә – ихтыяҗына карап, һәркемнән хезмәтенә карап” дигән төп девизы күпләрдә зур кызыксыну уятты. Коммунистлар партиясе идеаллары әле бүген дә күпләр өчен бик якын. Митинг барышында КПРФның җирле бүлеге секретаре Виктор Владимиров бер төркем ветеран-комсомолларга “Ленин комсомолына 100 ел” мактау орденнары тапшырды. Бүләкләргә, мәсәлән, Михаил Тюленев, Виктор Ферапонтов лаек булды. Мондый орденнарны әле шушы көннәрдә генә узган тантаналар барышында да тапшырганнар иде инде.

Бүләкләнүчеләр арасында Зиннәтулла ага Гыйззәтуллин да бар иде. Иске Рәҗәп авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранына бу көнне 94 яшь тулды!

Бу легендар кешенең исеме күпләргә яхшы таныш. Авылның үткәнен барлауга, бай тарихын өйрәнүгә, мәктәптәге туган як музеен төзүгә, материаллар туплауга үзеннән гаять зур өлеш керткән  Зиннәтулла ага бары тик мактау сүзләренә генә лаек. Әле дә булса җиңел сөякле, һәрчак җитез, энергиясе ташып торган бу кешегә авылдашлары сокланып карый, үсеп килә торган яшь буынга да менә дигән үрнәк ул.

– Комсомолга 1940 елның 7 гыйнварында кердем, – дип сөйли ветеран. – Чатнама суыкта Иске Рәҗәптән 10 кеше җәяү район үзәгенә – Кузнечихага чыгып киттек. Ул вакыттагы салкыннар куырып ала торган иде, әмма безнең, комсомолга керергә җыенган яшүсмерләрнең, туңып торырга вакыты булмады. Безнең йөрәкләрне комсомол турындагы якты уйлар җылытты...

Уку алдынгысы, мәктәптәге бөтен чараларның үзәгендә кайнаган Зиннәтулла ага ул чакта уналты яшен тутырган була. Инде менә шул заманнан бирле җитмеш сигез ел аккан су кебек үткән дә киткән. Әмма ветеран әле дә булса райкомда үзенең биографиясен сөйләгән мизгелләрне, хәтта комсомол билеты тапшырган райком секретаренең фамилиясен дә әйбәт хәтерли. Шул комсомол билетын түш кесәсенә салып, 1945 елда япон самурайларына каршы сугышка чыгып киткән ул. Фронтта тәртипле, сәяси яктан грамоталы солдатны, орудие командирын бердәм рәвештә частьның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Әлбәттә инде, бу бик зур җаваплылык өсти, чөнки часть сугышчылары арасында агитация эше дә алып барырга туры килә әле. 1945 елның 8 августында, Квантун армиясе белән сугышчан бәрелешләр башланырга төгәл бер сәгать вакыт калгач, ул башка сугышчылар белән бергә часть командиры исеменә гариза яза. “Һәлак булсам, мине коммунист дип санавыгызны үтенәм!” дип язылган була ул гаризада.

Япон милитаристларына каршы сугыш озак дәвам итмәсә дә, югалтуларсыз булмый. Ходай Зиннәтулла аганы үзе саклап калгандыр инде. Гади солдаттан майор дәрәҗәсенә ирешкән ветеран фронтта башыннан кичергәннәрне сәгатьләр буе туктамый сөйли ала. Ә инде бөтен үткән тормыш юлы турында башыннан ахырына кадәр сөйләп чыгу өчен берничә көн дә җитмәс кебек. Күп сынаулар узарга туры килсә дә, кыенлыклардан беркайчан куркып калмаган. Әле дә бай тормыш тәҗрибәсе туплаган бу кеше үз алдына куйган максатка ирешү өчен тырышлыгын кызганмый.
Бүләк тапшырган вакытта җылы котлаулар өчен барысына да рәхмәт әйтеп, Зиннәтулла ага үзенең йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыенуы турында да әйтте.

– Мин бит солдат, димәк, үз сүземне үтәргә тиеш... – диде ул. Комсомолда, партия сафларында чыныгу үткән, гомеренең күп елларын балаларга аң-белем, тәрбия бирүгә багышлаган, олыны-олы, кечене-кече иткән, авылның үткәне һәм киләчәге турында җан атып йөргән Зиннәтулла агага гасырлык гомер бәйрәмен дә күрергә насыйп булсын иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев