Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Онытылмас җыр бәйрәме

Никольск Мәдәният йортының Петр Бурмистров җитәкчелегендәге "Сударушка" ансамбле чираттагы XXII Бөтенроссия рус фольклоры фестивалендә катнашты. Аның составында чыгыш ясаучы милли халык традицияләрен саклаучы үзешчән артистлар жюри игътибарына ике җыр - "Бабье лето" һәм "Никольское" җырларын тәкъдим иттеләр. Икенче җырга музыканы ансамбльнең җитәкчесе үзе язган, ә сүзләрен ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре...

Никольск Мәдәният йортының Петр Бурмистров җитәкчелегендәге "Сударушка" ансамбле чираттагы XXII Бөтенроссия рус фольклоры фестивалендә катнашты.
Аның составында чыгыш ясаучы милли халык традицияләрен саклаучы үзешчән артистлар жюри игътибарына ике җыр - "Бабье лето" һәм "Никольское"
җырларын тәкъдим иттеләр. Икенче җырга музыканы ансамбльнең җитәкчесе үзе язган, ә сүзләрен ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Василий Кощеев иҗат иткән.
"Сударушка" коллективына фестиваль дипломы тапшырылды. Биредә шулай ук Кузнечихадан гамәли сәнгать осталары да үз эшләрен күрсәттеләр. Татьяна Удалова киездән әйберләр ясау буенча мастер-класс үткәрде, ә Альберт Сафеев ясаган керамика фестивальдә югары бәя алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев