Өлкәннәрнең көләч йөзе
Гел көләч булып калсын!
Илебездә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр. Өлкәннәрнең кайсын гына алсаң да, алар зур тормыш юлы узган, бөтен авырлыкларны иңнәренә салып күтәргән. Алар чорлар һәм буыннар бәйләнеше булып тора. Әби-бабайларның белеме, зирәклегенә һәм туплаган бай тәҗрибәсенә сокланмый мөмкин түгел. Бу хәзерге заман шартларында аеруча да зур әһәмияткә ия.
Олы яшьтә һәркем игътибарга мохтаҗ, диләр. Ул чыннан да шулай. Кайвакыт өлкәннәргә ихлас күңелдән әйтелгән бер җылы сүз дә җитә. Әби-бабаларыбыз заманында җир җимертеп эшләгәннәр, аларның беркайчан да ял итеп торырга вакыты булмаган, авыл, район, республика һәм илебез икътисадын үстерү өчен тырышлыкларын беркайчан кызганып тормаганнар. Туйганчы ашарга булмаганда да колхоз эшенә чыкмый калмаганнар, әле игенчелек, терлекчелек продукциясе җитештерүне тагын да арттыру өчен үзара ярышлар да оештырганнар. Кырда калып эшләргә дә туры килгән. Өлкән буын вәкилләре арасында әле дә булса яраткан эшләрен бик теләп дәвам итүчеләр дә юк түгел. Мондыйлар теләсә кайсы коллективның яки оешманың йөзен бизәп тора. Чәчәләренә чал йөгергән ветераннар кул кушырып тик утырырга, вакытны бушка уздырырга күнекмәгән шул. Алар өчен хезмәт, гаилә, балалар, туган җир – беренче урында. Балалар, оныклар тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр олы хөрмәткә лаек булган әби-бабайларыбыз, төрле чараларда да актив катнашалар. Гомумән, барысына да өлгерәләр безнең өлкәннәребез.
Шушы истәлекле дата уңаеннан, авылыбызда төрле чаралар оештырып, өлкәннәребезне хөрмәтлибез. Бу инде матур бер гадәткә әверелде. Беркемне дә игътибарсыз калмадык, барлыгы 270 пенсионерга бүләкләр таратып чыктык. Кайберләренә бүләкләрне социаль хезмәткәрләр, активистлар өйләренә китереп бирделәр. Авылыбызның радио челтәреннән өлкәннәр хөрмәтенә музыкаль котлаулар яңгырады, үзешчән артистлар төрле елларда иҗат ителгән җырлар башкардылар. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, егерме пенсионерны республикабызда нәшер ителә торган “Ватаным Татарстан” газетасына яздырдык. Ничек куанганнарын белсәгез икән! Мәктәпнең “Яшь армиячеләр” отряды өлкәннәребезгә йорт тирәсендәге эшләрдә һәрвакыт булышып тора.
Әби-бабайларга, әти-әниләргә, гомумән, барлык өлкәннәргә саулык, сабырлык, имин тормыш, кадер-хөрмәттә туганнары һәм якыннарының җан җылысын тоеп яшәүләрен телибез.
Флёра Хәйретдинова,
Иске Рәҗәп авылы ветераннар советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев