Очырткычлар һаваны бизәде
Очырткычлар фестивале ярышларында шәһәрдәге 1нче урта мәктәп укучысы Игорь Чичулин һәм Иске Рәҗәп урта мәктәбеннән Ринат Мияссәров җиңүче булдылар.
Аларның очырткычлары “Һава асы” һәм “Күктә оча торган могҗиза” номинацияләрендә иң яхшы дип табылды. Шулай ук Өчкүл, Ким, Иж-Борискино урта мәктәпләре һәм “Регата” балалар техник иҗат берләшмәсе укучылары Геннадий Лифантьев, Елизавета Абасева, Полина Башкирова, Елизавета Фадеева да призёрлар исемлегенә керделәр.
Иске аэродром территориясендә “Регата” балалар техник иҗат берләшмәсе педагоглары оештырган бу бәйрәм инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Укучылар биредә искиткеч матур очырткычлар ясап, төрле мастер-класслар күрсәттеләр. Мондый чарада катнашучылар санының елдан-ел арта баруы да сөендерә, быел алар утызлап иде. Шәһәрдәге санаторий, кадетлар һәм сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәпләр бу ярышларда беренче тапкыр катнаштылар.
Укучылар очырткычларын, берничә атна буена дәресләрдән соң калып ясадылар. Мәсәлән, конкурс шартлары буенча барлык очырткычлар да һавада ике минут тирбәлергә тиеш иде. Фестивальдә күбесенчә төрле зурлыктагы ромб формасындагы очырткычлар тәкъдим ителде, ә менә 1нче урта мәктәп укучылары ясаган иң зур очырткыч барысын да таң калдырды. Очырткычларның төрле маневрлар ясау мөмкинлеге, очу биеклеге һәм оригиналь булуы да исәпкә алынды. Фестивальдә бу матурлык белән сокланган тамашачылар өчен кайнар чәй эчеп җылынып алу мөмкинлеге дә булдырылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев