Яңалыклар
Һөнәргә тугрылык өчен
Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренеры Рәшит Зыятдинов "Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү тармагының иң яхшы хезмәткәре" республика һөнәри осталык конкурсының дипломына лаек булды.
Ул конкурсның бөтен сынауларын уңышлы үтте: класстан тыш дәрес үткәрде, визит карточкасы белән таныштырды, импровизацияләнгән конкурста үзен яхшы яктан күрсәтте, "түгәрәк өстәл" янындагы әңгәмәдә катнашты. Нәтиҗәдә Рәшит Зәйнетдин улы өстәмә белем бирүче иң яхшы ун педагог арасына керде, моның өчен тренер диплом белән бүләкләнде.
Рәшит Зәйнетдин улына шулай ук "Һөнәргә тугрылык өчен" дипломы һәм 25 мең сумга сертификат тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев