Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Нормаларны үтәргә кирәк

Өченче көн район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы булды. Анда коммуналь, социаль-мәдәни әһәмияткә ия булган объектлар төзелеше, реконструкция һәм капиталь ремонт ясау эшенең сыйфаты тикшерелде. Утырыш эшендә төзелеш подряды оешмалары - "Спасагрострой" ҖЧҖ, "Сувар Б" ҖЧҖ, "Мегалит Строй" ҖЧҖ, "Газсантехсервис" ҖЧҖ, "Регионстрой" ҖЧҖ, "Спас коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ...

Өченче көн район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы булды.
Анда коммуналь, социаль-мәдәни әһәмияткә ия булган объектлар төзелеше, реконструкция һәм капиталь ремонт ясау эшенең сыйфаты тикшерелде.
Утырыш эшендә төзелеш подряды оешмалары - "Спасагрострой" ҖЧҖ, "Сувар Б" ҖЧҖ, "Мегалит Строй" ҖЧҖ, "Газсантехсервис" ҖЧҖ, "Регионстрой" ҖЧҖ, "Спас коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Утырышта икътисад һәм фаразлау бүлеге секторы мөдире Анна Ланкина, төзелешне контрольдә тоту хезмәтенең баш белгече Алмаз Хөснетдинов (Чистай шәһәре), ТР казнасының Спас районы бүлеге җитәкчесе Елена Амосова, җир һәм милек хокуклары палатасы рәисе Равил Галәветдинов чыгыш ясады.
Район башлыгы Камил Нугаев утырышка нәтиҗә ясады, барлык закон таләпләрен төгәл үтәргә кирәклеген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев