Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Никольск остасы Филиппов һәм скульптор Клодт атлары

Әлеге язманың авторы Валентин КИЖЕВАТОВНЫ Никольск авылы белән тирән тамырлар берләштерә.

Ул биредә туган, мәктәптә укыган. Аннары Казан педагогия институтын “физик” белгечлеге буенча тәмамлаган, соңрак Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт университетының психология юнәлеше буенча белгечләрне яңадан әзерли торган махсус факультетта белем алган. 

Район, өлкә һәм федераль дәрәҗәдәге төрле дәүләт структураларында эшли, кандидатлык һәм докторлык диссертациясе яклый, 60тан артык фәнни эш, берничә уку китабы авторы. Вузлар һәм фәнни-тикшеренү институтлары укытучылары арасында иң яхшы фәнни китапка уздырылган Бөтенроссия конкурсларында лауреат булган. Шунысын да әйтергә кирәк, Валентина Александровна социаль челтәрдә Никольск авылы тарихы турында ОК төркеме булдырган, “Никольск авылы мастеры мирасы” проектын эшләгән һәм әлеге проектның фәнни консультанты да.

Әле күптән түгел генә аның “Никольск артефактлары: авыл җирлеге музей комплексы” исемле китабы басылып чыкты. Китап IIIнче Бөтенроссия кече шәһәрләр һәм авыллар конкурсы проектында җиңүче булды, автор проектны әзерләгәндә күңелендә туган уй-фикерләр белән уртаклаша. Китапта авыл үсеше белән бәйле төп этапларны чагылдыру белән бергә, әлеге авыл тарихында тирән эз һәм якты истәлек калдырган Анатолий Филиппов иҗаты да тикшерелгән...

Никольск авылы остасы Анатолий Михайлович Филипповның тумыштан техниканы яратуы, тәҗрибәсе, хезмәт сөючәнлеге, Идел елгасының кабатланмас матурлыгына карап сәгатьләр буе сокланулар (яшь вакытта теплоходта йөзгән) иҗатка, туган як табигатенә, матурлык дөньясына мәхәббәт уяткан да инде.

Никольск авылының бай тарихлы үткәне, кабатланмас матурлыгы халык остасын иҗатка рухландырган. Эшләренең күпчелеге атларга багышланган, чөнки атлар авыл тарихы белән аерылгысыз бәйле. Атлар аның төрле композицион-тематик вариантларында (тройка итеп җигелгән, йөгерә, сикерә торган) һәм техникада (скульптура, сынлы сәнгать) чагылыш тапкан.

Белешмә. Никольск авылында беренче ат заводына 1830 елда Молоствовлар нәселе нигез салган. Аларның атлары төрле дәрәҗәдәге ярышларда призлы урыннарны алган. Молоствовлар нәселе губернада ат спортын үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән.

Совет чорында ат заводының үсеше Владимир Владимирович Хлюпин белән бәйле. Елкылдап торган орлов токымлы чаптарлар үзебезнең илдә генә түгел, хәтта чил илләрдә дә бик күп бүләкләргә лаек булган.

Механика цехында эшләгән вакытта Анатолий Михайлович материалда үзенең осталыгы белән бергә заманга карата булган мөнәсәбәтен дә оста итеп күрсәтеп бирә алган. Ат заводының таралуына нык борчылган ул, җанының ничек көюен бары үзе генә белгән. Һәм инде авыл читендә, 57нче ат заводының бер истәлеге итеп постаментка атның скульптур композициясен урнаштырган.

30 елдан артык авторлык буенча тарихи факт турында берни дә ишетелмәде. Хәер, халык остасы үзен скульптура авторы буларак игълан итәргә тырышып та карамаган. 2018 елның маенда Никольск авылында халык остасы А.М.Филипповның истәлеген мәңгеләштерү максатында, мәктәп укучылары һәм авыл кешеләре рәсми затлар катнашында әлеге скульптурага “Орлов токымлы чабыш аты” 1984 ел.Автор Филиппов А.М.” дигән язулы такта урнаштырдылар.

Әмма “Никольск артефактлары: авыл җирлегенең музей комплексы” китабын язганда кызыклы бер мәгълүматка тап булдым. Баксаң, “Бәйләп куелган ат” (“Курыккан ат”) кабинет скульптурасының авторы 1805 –1867нче елларда яшәгән рус скульпторы Петр Карлович Клодт икән бит. Ул барон Клодт фон Юргенсбург гаиләсеннән, аның скульптуралары Россиядә дә, чит илләрдә дә зур танылу алган. П.К.Клодтның төп эшләре: Нарва капкаларының скульптур бизәлеше, Петербургтагы Нарва триумфаль капкасындагы алты ат, Зур театр бинасындагы квадрига, император Николай 1гә (Санкт-Петербург), И.А.Крыловка (Санкт-Петербург), кенәз Владимир Великийга (Киев) куелган һәйкәлләр.

Белешмә: Петр Карлович Клодт мөстәкыйль өйрәнгән, сәнгатьнең заманча һәм антик әсәрләрен күчереп ясаган, натурага карап ясарга яраткан. 1830 елда ул Сәнгать академиясенең ирекле тыңлаучысы булган. Укытучылары арасыннан академия ректоры И.П.Мартосны һәм скульптура осталары С.И.Гальберг һәм Б.И.Орловскины мисал итеп китерергә мөмкин. Алар Петр Карловичның эшләрен гел хуплаганнар, булышып торганнар. Петр Карлович подвалларның берсендә яшәгән һәм эшләгән, шунда атларны керткән һәм аларны төрле ракурста рәсемгә төшергән. Гомумән, атларны бик җентекләп өйрәнгән. Эш бүлмәсе пычрак булган, балчык кисәкләре, сызымнар, зарисовкалар белән тулган. Таланты һәм тырышлыгы Клодка уңышка ирешергә ярдәм итә, 1830 елдан башлап ат сүрәтләнгән статуэткаларын сатып ала башлыйлар. 1880 елларда аның эшләре белән Уралдагы Каслинск һәм Кусинск заводлары (чуеннан төрле сәнгать әсәрләре ясый башлаганнар) кызыксынган. 1883 елдан башлап Кусинск заводына чуеннан коелган әйберләр җитештерүне җайга салганнар. Биредә П.К.Клодт модельләрен дә кулланганнар. Мәсәлән, Клодтның бронза модельләре буенча егермедән артык статуэтка һәм төркем коела. Алар арасыннан “Колынын иярткән ат”, “Утлап йөри торган атлар”, “Ябып куелган ат”, “Иярләгән ат”, “Су эчә торган ат”, “Җайдаклы ат”, “Курыккан ат”, “Почта аты” скульптуралары, шулай ук “аничково” ансамбленең кечерәйтелгән күчермәсен билгеләп үтәргә мөмкин. Клодтның модельләре үзебезнең илдә һәм чит илләрдә оештырылган мәртәбәле күргәзмәләрдә бик күп бүләкләргә лаек була. Аның эшләре Венада, Копенгагенда, Лондонда, Париж, Стокгольм, Чикагода зур бәя алган.

Яңадан Никольск авылы остасына әйләнеп кайтыйк. Аның гади, тыйнак остаханәсе үзе яшәгән йорт ишегалдында урнашкан. 2018 елның 21 маенда, Филипповлар гаиләсендә булганда, мин бу остаханәне дә карап чыктым. Шулчак кабинетларның түренә куела торган “Бәйләп куелган ат” скульптурасын (1980ел) күреп гаҗәпләнеп куйдым.

Анатолий Михайлович атларның зурайтылган күчермәсен әнә шул кечкенә генә скульптурадан карап ясаган икән. Никольск авылындагы скульптор Петр Клодның танылган моделе буенча ясалган тимер атларга карап кемнәр генә сокланмаган икән!

Шулай дип әйтергә генә җиңел. Кечкенә модельгә карап зур ат ясауның нинди авыр, катлаулы һәм шул ук вакытта озакка сузылган процесс булуын әле бөтенесе дә белеп бетерми торгандыр. Ул берничә этаптан тора: башта модель яки күчермәнең формасын (пластилиннан) ясыйлар, аннары материал һәм ясау техникасын сайлыйлар. Анатолий Михайлович атның төгәл күчермәсен ясый алган. Әлбәттә, ул чын ат зурлыгында килеп чыккан, хәтта өстенә менеп утырырга да була. Балалар гына түгел, хәтта зурлар да атка атланып фоторәсемгә төшәргә яраталар. Авылдагы бик күп гаиләләрдә әлеге скульптур композициянең фоторәсеме булырга тиеш. Ә инде Анатолий Михайловичның эшләре 1970 еллардан башлап авылның визит карточкасына әйләнгән.

Бу юнәлештә тикшеренү эшләре дәвам итәргә дә мөмкин, бәлки әле тагын кызыклы фактлар да ачыкланыр. Тарих белән кызыксынучы мәктәп укучылары һәм башкалар Никольск авылының бай үткәне турында сөйли торган башка материалларга да тап булырга мөмкин. Әйе, мәгълүматлар никадәр тулырак булган саен, тарих белән бәйле сәхифәләрнең дә күбрәк ачылу ихтималы зур.

Анатолий Михайлович Филипповның иҗаты аерым бер игътибарга лаек, аны тарихчылар, туган як тарихын өйрәнүчеләр, галимнәр әле кайта-кайта өйрәнерләр һәм тиешле нәтиҗәләр ясарлар, дип ышанасы килә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев