Николай шахмат ярата
Яңалыклар

Николай шахмат ярата

Ким урта мәктәбендә яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге оештырган шахмат турнирында алтынчы класс укучысы Николай Фельцмиллер беренче урынны алды.

Турнир элеккеге педагог Юрий Фоминның якты истәлегенә багышланды.
Николай моңарчы уздырылган турнирда да барысын җиңгән иде. Бу юлы шахмат уенында 14 укучы катнашты. Икенче урынга бишенче класс укучысы Александр Денисов лаек булды. Өченче урыннарны исә Данис Зарипов белән Адилә Мәүлетова бүлештеләр.
Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Турнирда катнашучыларга да призлар бирделәр.
 

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев