Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Наркоманиягә чик куелырга тиеш

Дүшәмбе көнне район башлыгы Камил Нугаев катнашында уздырылган чираттагы утырышта районда һәм, гомумән, республикада наркоманиягә каршы көрәшнең ничек алып барылуы турында сөйләштеләр. Әлеге тема буенча доклад белән яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов чыгыш ясады. Ул районда наркоманиягә, эчүчелеккә, тәмәке тартуга, төрле спайслар куллануга каршы көрәштә нинди...

Дүшәмбе көнне район башлыгы Камил Нугаев катнашында уздырылган чираттагы утырышта районда һәм, гомумән, республикада наркоманиягә каршы көрәшнең ничек алып барылуы турында сөйләштеләр.
Әлеге тема буенча доклад белән яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов чыгыш ясады. Ул районда наркоманиягә, эчүчелеккә, тәмәке тартуга, төрле спайслар куллануга каршы көрәштә нинди кисәтү чаралары күрелүе турында сөйләде.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин бу юнәлештә райондагы белем бирү учреждениеләрендә алып барылучы кисәтү эшләренең төп юнәлешләрен чагылдырды. Наркомания, эчүчелек, башка начар гадәтләрнең зыяны турында укучыларга дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда да күп аңлаталар. Моннан тыш, укучыларның наркотик матдәләр куллану-кулланмавын ачыклау максатында берничә елдан бирле тестлаштыру уздырыла. Шөкер, әлегә тестларның барысы да тискәре нәтиҗә күрсәтә.
Утырышта билгеләп үтелгәнчә, кисәтү эшләрен көчәйтергә, бу юнәлештә максатчан чаралар күрергә кирәк.
Фото: http://www.kuban.kp.ru/daily/26323/3203891/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев