Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Музейга кунаклар килде

Узган җомгада Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгына рәсми булмаган визит белән "Роснано" җәмгыяте идарәсе рәисе Анатолий Чубайс килде. Изге Болгар җиренә ул Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән бергә аяк басты. Кунакларны район башлыгы Камил Нугаев озатып йөрде. Кунаклар Идел буе болгарларының Ислам дине кабул итү хөрмәтенә әле күптән түгел генә...

Узган җомгада Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгына рәсми булмаган визит белән "Роснано" җәмгыяте идарәсе рәисе Анатолий Чубайс килде.
Изге Болгар җиренә ул Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән бергә аяк басты. Кунакларны район башлыгы Камил Нугаев озатып йөрде.
Кунаклар Идел буе болгарларының Ислам дине кабул итү хөрмәтенә әле күптән түгел генә ачылган Истәлек билгесе бинасында булдылар, аның биек порталларыннан җәйрәп яткан Идел киңлекләренә карап сокландылар, музей комплексында алып барылучы төзелеш эшләренә зур бәя бирделәр. Алар шулай ук Җәмигъ мәчете, Төньяк һәм Көнчыгыш мавзолейларны, казу эшләре вакытында табылган Хан сарае урыны һәм мунча урынын, Кара пулат һәм Кече манараларны карадылар.
Ак мәчет, Икмәк музее комплекслары да Анатолий Чубайста зур кызыксыну уятты. Икмәк музее директоры Нәгыйм Сәмигуллин җил тегермәне белән таныштырганда шаярту катыш болай диде:
- Әлбәттә, бу нанотехнологияләр түгел, әмма барысы да шулай башланган…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев