Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Музей-тыюлыкта – яңа күргәзмә

Болгар цивилизациясе музеенда күренекле татар язучысы һәм шагыйре, якташыбыз Абдулла Алишның тууына 110 яшь тулуы уңаеннан “Әкият сукмаклары буенча” дип исемләнгән күргәзмә эшли.

Менә инде балаларның берничә буыны язучының әкиятләрен укып һәм тыңлап үсәләр. Аның әкиятләре һәркемгә аңлаешлы, тирән мәгънәле, җанга җылы өсти торган, йөгерек телле. Язучының әсәрләре балаларны тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйный.

Күргәзмәгә сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлегендә шөгыльләнүче балаларның Абдулла Алиш әкиятләре буенча иҗат иткән рәсемнәре куелган иде. Аларның ачык төсле буяулар һәм төрле техниканы кулланып башкарган эшләре күпләрдә соклану хисләре уята.

Фото: http://vbolgar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев