Мотоциклда – Байкал күленә...
Кешеләрдә сирәк очрый торган төрле әйберләр, әйтик, ретро-техника белән кызыксыну кайдан барлыкка килә?
Элек тә мондыйлар күп булган, әле хәзер дә инде күптән сүнгән моторларга җан өрергә, ташландык хәлдәге автомобиль яки мотоциклларны танымаслык итеп төзәтергә атлыгып торган романтиклар аз түгел.
Ольга СТРЕЛОВА
Бүгенге көн күзлегеннән чыгып караганда, искереп һәм күгәреп беткән әйберләр бернинди кыйммәткә дә ия түгел кебек тоелырга мөмкин. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Әйтик, иске техниканы торгызу белән шөгыльләнүче кешеләрнең гаражына яки остаханәсенә күз салсаң, фикер тамырдан үзгәрә. Безнең шәһәрдә дә раритет саналган әйберләрнең кадерен белә торган кешеләр юк түгел. Мәсәлән, Олег Пиминовның совет чорында эшләп чыгарылган төрле маркадагы тугыз мотоциклы бар. Шулар арасыннан иң искесе – узган ел сатып алган ИЖ-49 мотоциклы 1952 елда чыгарылган булган.
Ул мотоцикл белән балачак елларыннан кызыксына башлаган. Мотоциклга беренче тапкыр әтисе утырткан. Бераз үсә төшкәч ул Олегка “Минск М-105” мотоциклы сатып алган. Ул чорда үскән һәр малай мондый “матай” турында хыялланган. Үсә төшкәч “Восход – 3М” мотоциклында җилдерә башлаган. Тик бераз соңрак аның техникага карата күңеле сүрелә. Моның үзенә күрә сәбәпләре дә бар. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң өйләнә, баласы туа, аннан инде йорт мәшәкатьләре килеп чыга. Атап әйткәндә, мотоцикл турында уйларга вакыты да калмый, диярлек. Әмма балачак шөгыле турында бөтенләй онытып бетерми.
Олег 2013 елда яңадан совет мотоцикллары белән мавыга башлый. “ИЖ”, “Восход”, “Планета”ларны эзләсәң әле дә табып була, чөнки совет чорында бу һәм башка төр матайларны күп җитештерделәр. Теләсә кайсы авыл кибетендә саттылар. Бәясе дә зур түгел, өстәвенә, идарә итү өчен җайлы, ватылган очракта авыл шартларында төзәтергә мөмкин, запас частьләр белән дә кытлык булмады. Олегның коллекциясендә Венгриянең “Чепель” комбинатында 1965 елда эшләп чыгарылган “Pannonia” мотоциклын да күрергә мөмкин.
– Матайларны шәһәрдә һәм авылларда яшәүчеләрдән сатып алдым, – ди Олег. – Кайберәүләрнең сараенда әле дә булса “ИЖ” яки “Урал” барлыгына шикләнмим. Кешеләр өчен ул бары металлолом гына саналса, минем өчен – тагын бер кыйммәтле экспонат. Әмма иске мотоциклны да алай тиз генә биреп җибәрергә теләмәүчеләр бар. Мәсәлән, шундыйларның берсе артыннан өч ел буе йөрергә туры килде!
Сатып алынган һәр техниканың үз тарихы бар. Теге яки бу матайга кагылышлы мәгълүматларны Олег Интернет челтәреннән дә эзләп таба.
Техниканы үз остаханәсенә алып кайткач, Олег аны яңадан карап һәм тикшереп чыга. Хәзер инде кирәкле яңа детальләр эзләргә, кайбер запас частьләрне алыштырырга, буярга, төзәтергә, реставрация ясарга кирәк. Икенче төрле әйткәндә, озак, мәшәкатьле һәм кыйммәткә төшә торган процесс башлана. Әйтик, кайбер детальләрне берничә ай буе эзләргә туры килә. Бүгенге көндә гараждагы матайларның барысы да төзек, приборлар һәм механизмнар төгәл күрсәтә һәм эшли. Оста раритетлар туплау белән бергә мотоциклчылар, башкача итеп әйткәндә, байкерлар хәрәкәтендә дә актив катнаша. Мәсәлән, 2014 елда Болгарда республика мотоциклчылары “Мото- 116” мотофестивале үткәрде. Мондый чара шулай ук Яр Чаллы шәһәрендә дә узды. Әлбәттә инде, аларда Олег та актив катнашкан. Әлмәттә, Чувашстанда һәм Ижевскида узган мотоциклчылар фестиваленә дә барган.
– Байкерлар мондый фестивальләргә эчү һәм төрле тәртипсезлекләр кылу өчен генә җыела, дип уйлаучылар да бар. Бу алай түгел. Без, гадәттә төрле ярышлар оештырабыз, мотоцикл йөртү осталыгыбызны күрсәтәбез, төрле трюклар да ясыйбыз, бергәләшеп аралашабыз, конкурсларда катнашабыз, ял итәбез, – ди Олег.
Фестивальләрнең конкурс программасы шактый мавыктыргыч. Мәсәлән, байкерлар покрышканы төрле ераклыкка ыргытуда, “Урал” двигателен күтәрүдә көчләрен күрсәтәләр. Иң пычрак һәм каты тавыш чыгарып эшли торган мотоцикл өчен дә приз каралган.
Олег үзенең шөгыле белән хатынын да беркадәр дәрәҗәдә кызыксындыра алган. Ул, мәсәлән, байк-фестивальләрдә бик теләп катнаша. Олегның киләчәк планнарына килгәндә исә, ул мотоцикл белән берничә мең чакрым араны үтеп, Байкал күленә бару турында хыяллана.
– Якынча алганда, бер атна эчендә барып җитәргә була, кайтуы бер атнага сузыла. Катлаулымы? Шулайдыр, әмма максат анда барып җитүдән генә гыйбарәт түгел. Юлда гына да никадәр канәгатьләнү хисе аласың, ул якларның табигате әйтеп бетергесез матур. Юлда алган тәэсирләрне сүз белән генә аңлатып булмый, – ди Олег. Һәр сәяхәт барышында үзең өчен бер яңалык ачасың.
Олегның тагын бер кечкенә генә хыялы бар – безнең шәһәрдә совет мотоцикллары музее ачарга тели. Коллекциясе гаражга гына сыеп бетми, зуррак, иркенрәк бина кирәк.
– Минемчә, һәр нәрсәнең үз тарихы бар. Кеше күпмедер дәрәҗәдә аны белергә тиеш. Моннан күп еллар элек чыгарылган техника үткәннәрне күз алдына китерергә, ниндидер нәтиҗә һәм чагыштырулар ясарга ярдәм итәчәк.
Төрле кешене төрле нәрсәләр кызыксындыра. Олегның шөгыле дә игътибарга лаек. Гаражындагы мотоциклларының кайсын гына алсаң да, һәммәсенең үз тарихы бар. Сез дә тирә-якны күзәтегез, бабагызның гаражын ачып карагыз, чардакка күз салыгыз. Бәлки анда вакытлар узу белән кирәксезгә чыгарылган иске «ИЖ” мотоциклы яки башка әйбер бардыр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев