Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәктәпләрнең әзерлегенә бәя бирелде

Мәктәпләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләрне яңа уку елына әзерлеге буенча ел саен уздырыла торган конкурска йомгак ясалды.

Яңа уку елына тиешле документлар, программа, проектлар һәм планнарның әзерләнүен, ремонт эшләренең сыйфатын, мәктәпләр, мәктәпкәчә учреждениеләр участогы, спорт корылмаларының торышын, кышка әзерлекнең, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ничек үтәүне, электр җиһазлары һәм җайланмаларының ышанычлылыгын исәпкә алганнан соң, махсус комиссия карар чыгарды:
беренче урынны Ким урта мәктәбенә бирергә, коллективка 15 мең сумга сертификат тапшырырга, Ким балалар бакчасына һәм шәһәрдәге "Солнышко" коллективына 10ар мең сумга сертификатлар тапшырырга;
икенче урыннарны - Болгардагы 2нче һәм Бураково урта мәктәпләренә (10ар мең сумлык сертификатлар), Полянка балалар бакчасына һәм шәһәрдәге "Родничок" коллективына (8әр мең сумлык сертификатлар);
өченче урыннар - Өчкүл һәм Полянка урта мәктәпләренә (8әр мең сумлык сертификатлар), Ямбакты балалар бакчасына (5 мең сумлык сертификат).
Әлеге коллективларның барысына да Мактау грамоталары тапшырылды.
Кузнечиха урта мәктәбе, санаторий мәктәп-интернат һәм сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернатның укыту-тәҗрибә участоклары иң яхшы яктан билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев