Мәктәпкә шундый педагоглар кирәк
Болгардагы сәламәтлекләре чикләнгән балаларга белем һәм тәрбия бирә торган мәктәп-интернатның даны районнан читтә дә яхшы билгеле. Нина Алексееваның әнә шул дус һәм тату коллективта хезмәт куюына егерме елдан артып китә.
Елена Лукашова,
укыту эшләре буенча директор урынбасары.
Нина Владимировнаның балалар белән эшләү тәҗрибәсе 30 елга якын. Аңа күп еллар буе аерым бер игътибар таләп итә торган балалар белән дә эшләргә туры килгән. Аның ике югары белеме, педагог һәм башлангыч белем бирүче олигофренопедагог белгечлеге бар, ул югары квалификацион категорияле укытучы.
Нина Владимировна иҗади, таләпчән һәм инициативалы педагог буларак укучыларга белем бирү һәм тәрбияләүдә югары нәтиҗәләргә иреште. Аның укучылары халыкара, бөтенроссия, республика конкурсларында һәм олимпиадаларда актив катнашып, призлы урыннарга лауреат исемнәренә лаек булдылар. Ул балаларга белем бирүдә заманча технологияләр һәм методик алымнар кулланып эшли. Мәсәлән, 2016 елда Нина Владимировна “Электронное портфолио педагога” бөтенроссия конкурсында катнашып икенче урынны алды. Ә “Ачык дәрес” номинациясендә “Учитель года по версии сайта www/mIdv.ru-2014” бөтенроссия конкурсында өченче дәрәҗә диплом белән билгеләнде.
Шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм Фән һәм министрлыгының мактау грамотасы һәм “Лучший педагог Республики Татарстан-2017” дипломы белән бүләкләнгән. Быел “Саләмәтлекләре чикле балаларга белем бирү учреждениесенең иң яхшы педагогы” Татарстан Республикасы грантына җиңүче булды.
Ул үзенең эш тәҗрибәсе белән фәни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда, практикумнарда, ”Инфоурок”, “Мультиурок” интернет-сайтларда башкалар белән дә уртаклаша.
Нина Владимировна “Методсовет” интернет-порталында үткәрелә торган методик эшләнмәләр бөтенроссия фестиваленең алып баручы эксперты да әле. “Олигофренопедагогика” юнәлеше буенча, профессиональ яктан яңадан әзерләү факультеты тыңлаучылары өчен басылып чыккан “Инфоурок-2016” популяр материаллар җыентыгы, брошюраларда чыга торган методик материаллар авторы.
2003 елда аның коллективта хезмәтне саклау буенча җаваплы булуын да әйтеп китәргә кирәк, ник дигәндә,белем бирү оешмалары арасында бу мәктәп 2014 елда хезмәтне саклау буенча республика смотр-конкурсы номинациясендә беренче урынны алуында аның да хезмәте бар. Аннан соң “Уңыш һәм иминлек” хезмәтне саклау һәм иң яхшы шартлар оештыру буенча бөтенроссия конкурсында катнашты.
Хәзерге заман таләпләренә җавап бирә торган мәктәпләргә Нина Владимировна кебек, үзенең эшен яратып башкара торган һәм үз вазифасына җаваплы карарга өйрәнгән педагоглар кирәк, дип әйтәсе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев