Яңалыклар
Минтимер Шәймиев – Россия Хезмәт Герое
Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеме бирелде.
Бу мактаулы исемне бирү турында Указга РФ Президенты Владимир Путин кул куйган. "Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңарту республика фонды" коммерцияле булмаган оешманың попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевның дәүләт һәм халык алдында күрсәткән хезмәтләре әнә шулай югары бәяләнде. Минтимер Шәрип улының эшчәнлеге борынгы Болгарны торгызу белән дә тыгыз бәйле булуын билгеләп үтәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев