Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Өлкәннәр көненә багышлап

Узган чәршәмбедә район Мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм булды. Монда шәһәр һәм район авылларыннан ветеран оешмалары вәкилләре чакырылган иде. Залга җыелган кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин котлады. Ул ветераннаргы чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер, якыннарының җан җылысын тоеп яшәүләрен теләде. Бәйрәм концерты программасына яраткан үзешчән...

Узган чәршәмбедә район Мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм булды.
Монда шәһәр һәм район авылларыннан ветеран оешмалары вәкилләре чакырылган иде. Залга җыелган кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин котлады.
Ул ветераннаргы чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер, якыннарының җан җылысын тоеп яшәүләрен теләде.
Бәйрәм концерты программасына яраткан үзешчән артистлар башкаруында җырлар кертелгән иде. "Болгар чишмәсе" ветераннар хоры, яшь казакларның "Хуторок" ансамбле, программаның иң яшь башкаручысы Ирина Лукашина, башка үзешчәннәрнең чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килде.
* * *
Красный Вал мәдәният йорты каршындагы "Девчата" үзешчән сәнгать коллективы Өлкәннәр көне уңаеннан авылдашлары алдында концерт куйды.
Җыелган тамашачыларны район һәм җирле хакимият вәкилләре котлады. Концертта Марина Битунова, Евгения Гусева, Татьяна Логачева, Мария Данилушкина, Тамара Тегулева, Оксана Студенцова башкаруында җырлар һәм биюләр кертелгән иде. Алар өлкән яшьтәге авылдашларына нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев