Льготалары булганнар гариза бирә ала
Социаль хезмәтләрдән акчалата файдаланучы федераль льготниклар социаль пакет алу хокукын кире кайтару өчен агымдагы елның 1нче октябренә кадәр Пенсия фондына яки шәхси кабинетлар аша Пенсия фонды сайтына тиешле гариза бирә алалар. Тапшырылган гариза 2019 елның 1нче гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
Пенсия фонды идарәсенең Спас районы буенча белгечләре искәртүенчә, социаль хезмәтләр тупланмасы түбәндәгеләрдән тора:
– рецептлар буенча кулланыла торган өчен дару препаратлары, рецепт буенча бирелә торган медецина әйберләре, инвалид-балаларны дәвалау өчен махсус ашамлыклар;
– төп авыруларны профилактикалау өчен санаторий-курортларда дәвалануга путёвкалар;
– дәвалану урынына бару һәм кайту өчен шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортларда түләүсез йөрү.
Социаль хезмәтләр тупланмасыннан файдалану хокукына ия булган федераль льготникларга ветераннар, инвалидлар, инвалид балалар, балачак елларында фашист тоткынлыгы газапларын кичерүчеләр, радиациядән зыян күрүчеләр керә. Бүгенге көндә безнең районда дәүләтнең социаль ярдәменнән файдаланучылар саны ике мең кешедән артып китә.
Фото: http://rusevik.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев