Лекция укыды
Болгар музей-тыюлыгының “Суар” филиалы мөдире Нинель Садриева Россия Федерациясе прокуратура университетының Казан юридик институт филиалында чыгыш ясады.
Ул Спас районы кешеләренең Бөек Ватан сугышында дошманга каршы батырларча көрәшүләре, мәгърифәтче һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани турында сөйләде. Моннан тыш, лектор студентларны Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы белән дә таныштырып үтте. Институт җитәкчелеге аның чыгышын югары бәяләде һәм үзенчәлекле бүләк – ТР Прокуратурасының танылган хезмәткәрләре, шул исәптән Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында китап тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев