Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Лагерь җитәкчеләре өчен

Өчкүл авылында мәктәп яны көндезге лагерь җитәкчеләренең укыту семинары булды. Аны оештыручылар - мәгълүмат-методика үзәге белән педагоглар коллективы экология проблемаларына күбрәк игътибар җәлеп итү, балаларда тирә-як мохитка сакчыл караш һәм актив гражданлык позициясен тәрбияләүне максат итеп куйганнар. Семинар "Дружба" мәктәп яны лагерендәге экология көненә кушылып китте. Программага интеллектуаль уен һәм...

Өчкүл авылында мәктәп яны көндезге лагерь җитәкчеләренең укыту семинары булды.
Аны оештыручылар - мәгълүмат-методика үзәге белән педагоглар коллективы экология проблемаларына күбрәк игътибар җәлеп итү, балаларда тирә-як мохитка сакчыл караш һәм актив гражданлык позициясен тәрбияләүне максат итеп куйганнар.
Семинар "Дружба" мәктәп яны лагерендәге экология көненә кушылып китте. Программага интеллектуаль уен һәм "Урманда кунакта" дигән класстан тыш чара кертелгән иде. Уен барышында ике команда дару үләннәре, гөмбәләр, агачлар, җанварлар, кошлар турында белемнәрен тикшерделәр. Ә класстан тыш чара барышында барлык балалар экология темасына хәзерләнгән спектакльдә катнаштылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X