Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Кызлар финалда катнашачак

"Созвездие" - "Йолдызлык" республика ачык эстрада сәнгате фестиваленең зона этабында безнең район исеменнән чыгыш ясаучы Дарья Чудакова һәм Диләрә Сафина икенче урынга чыктылар ("Вокал-соло" номинациясе, урта һәм өлкән яшь төркеме). Алар ике турны да уңышлы үтеп, гала-концертта чыгыш ясадылар. Кызларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды, моннан тыш, апрель аенда республика башкаласында...

"Созвездие" - "Йолдызлык" республика ачык эстрада сәнгате фестиваленең зона этабында безнең район исеменнән чыгыш ясаучы Дарья Чудакова һәм Диләрә Сафина икенче урынга чыктылар ("Вокал-соло" номинациясе, урта һәм өлкән яшь төркеме).
Алар ике турны да уңышлы үтеп, гала-концертта чыгыш ясадылар. Кызларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды, моннан тыш, апрель аенда республика башкаласында үтәчәк супер-финалга юлламалар бирелде.
Безнең районнан чыгыш ясаучы башка яшь артистлар икенче турга үтә алсалар да, ни кызганыч, призерлар исемлегенә эләгә алмадылар. Ничек кенә булмасын, мондый дәрәҗәле конкурста катнашу тәҗрибәсе аларга киләчәктә файдалы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев