Кузнечихада семинар булды
Узган атнада Кузнечихада авыл җирлеге башлыклары, районның кайбер оешма һәм ведомство җитәкчеләре катнашында семинар булды.
Семинарда авылларны үстерү белән бәйле мәсьәләләр каралды. Аерым алганда, хуҗалык эшчәнлеген алып баруда тиешле ярдәм күрсәтү, төзекләндерү, җирлек территориясендә яшәүчеләргә тиешле шартлар тудыру турында сөйләштеләр.
Семинарда катнашучылар күрше Әлки районы белән тоташтыручы яңа юл участогында булдылар, авылда җылы якларда үсә торган җимеш агачларын үстерү белән шөгыльләнүче Альберт Сафиевның бакчасын карап чыктылар. Кунаклар шулай ук Сурен Папикянның ярдәмче хуҗалыгы белән таныштылар, авыл территориясен карап йөрделәр.
Семинарга район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев йомгак ясады. Ул кешеләрне борчыган мәсьәләләрне вакытында хәл итү өчен бөтен чаралар күрелергә тиешлегенә басым ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев