Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Кунаклар балаларны сөендерде

Шәһәрдәге беренче урта мәктәпнең спорт мәйданчыгында балалар өчен Сабан туе булды.

Күчмә бәйрәмне мәктәп яны көндезге лагерьда ял итүче балалар өчен ТР Милли музее экскурсия-туристик бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Ирина Фокеева җитәкчелегендә музей хезмәткәрләре оештырды. 
Сабан туе мәйданчыгында күңелле музыка, балаларның көлү тавышлары яңгырап торды. Бәйрәмгә килүчеләрне мәгариф бүлегенең тәрбия эше буенча методисты Маргарита Маркова сәламләде.
Чарада катнашучы балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Сабан туеның борынгыдан килә торган күркәм традицияләре турында сөйләгәннән соң музей хезмәткәрләре балаларга үз җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын милли уеннарда сынап карарга тәкъдим иттеләр. Күзне бәйләп чүлмәк вату, авызга йомыркалы кашык кабып йөгерү кебек бәйгеләр укучыларга аеруча ошады. Шулай ук “Су ташу”, “Атта чабыш”, “Галош киеп йөгереш” кебек конкурслар да бик җанлы үтте. Теләге булган балалар канат тартуда көч сынаштылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Ахырда бәйрәмдә катнашучы һәр балага татлы бүләкләр өләшеп чыктылар.
Шундый ук бәйрәмнәрне музей хезмәткәрләре Иске Рәҗәп мәктәбе укучылары, “Солнышко” һәм “Родничок” балалар бакчалары нәниләре өчен дә уздырдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев