"Күптән түгел танышларымда куркыныч хәл булды: өйдән чыксалар, баскыч төпләрендә кара еланның кояшта кызынып ятуын күрәләр. Алар шунда ук аны куркыталар һәм ул юкка чыга, фаҗига булмый кала. Хәзер нишләргә? Алар урманга якын ук яшиләр, балалар, маллар өчен бик борчылалар. Аның тузбаш түгел, ә кара елан икәнен алар үз күзләре...
Укучының хатына "Спас" дәүләт табигать заказнигы башлыгы Евгений Костин җавап бирә:
- Быел республиканың Яңа Чишмә районында агулы елларның активлыгы күзәтелә - биредә берничә тапкыр кара еланнарның авылларга эләгүе турында яздылар. Күрәсең, безнең районда да шундый хәлдер.
Кара елан - безнең регионда бердәнбер агулы елан. Бу еланның озынлыгы алтмыш-җитмеш сентиметрга җитә. Еланның кайда яшәвенә һәм елның вакытына карап, төсе төрле булырга мөмкин. Бездә ул нигездә коңгырт һәм кара төстә була. Аталану чоры май июнь башларына туры килә, август-сентябрь айларында балалый. Бу чорда кара елан аеруча тынычсыз була. Бу еланны агрессив дип әйтеп булмый, ул кешегә беренче булып ташланмый. Кара еланның өстенә басканда, я булмаса күрмичә кагылып киткәндә генә ул чагарга мөмкин.
Кара елан агуы куркыныч булса да, ул кешене үтерми. Соңгы йөз елда Татарстанда елан чагудан үлүчеләр булмаган. Елан чаккан очракта белгечләр зыян күрүчене вакцина ясату өчен ашыгыч рәвештә хастаханәгә китерергә киңәш бирәләр. Беренче ярдәм күрсәткәндә елан чаккан урыннан өстәрәк аякны яки кулны кысып бәйләп куярга һәм (бу чара агуның таралуын кисәтә) кешегә кайнар чәй эчерергә кирәк, чөнки сыеклык организмнан агуны тизрәк чыгарырга ярдәм итә.
Ничек кенә булмасын, агулы елан чагудан дәвалануга караганда, сакланып йөрү турында кайгыртырга кирәк. Шуңа күрә урманга баргач, бик игътибарлы булыгыз. Походка чыкканда резин итекләр, калынрак чалбар кияргә, куакларны, үләннәрне, коелган яфракларны аерып карау өчен кулга таяк алырга кирәк. Елан очраса, аны куркытмыйча, акрын гына урап үтегез.
Еланнар кеше яши торган йорт тирәсенә ашарга эзләп киләләр. Мәсәлән, терлек тоткан хуҗалыкларда тычканнар күп була. Еланнар йорт стеналары, тирес өемнәре янында тычканнарны сагалап торырга мөмкин. Шуңа күрә ишек алларын, бакчаларны чүп өемнәреннән, иске әйберләрдән арындырыгыз. Үскән үләннәрне чабарга тырышыгыз, ауган агач ботакларын, коры куакларны чыгарып ташлагыз. Чиста җирдә елан яшеренә алмый, ә аларга тынычлык кирәк.
Ничек кенә булмасын, еланнар, бигрәк тә агулы еланнар тычканнарны күпләп юк итеп, урманнарга һәм авыл хуҗалыгына файда китерәләр, шулай ук йогышлы авыруларны, бигрәк тә геморрагик лихородка чирен таратырга ирек бирмиләр. Урманнарны кисеп, ландшафтны үзгәртү аркасында ел саен кара еланнар саны кими. Кара елан ТРда Кызыл китапка кертелгән, закон белән саклана. Шуңа күрә гап-гади саклык чаралары күрергә, еланнарны үтермәскә кирәк.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев