Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Котладылар, бүләкләр тапшырдылар

Вожида яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, хезмәт ветераны Надежда Чичиринага шушы көннәрдә генә туксан яшь тулды.

Ветеранны район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, Әҗмәр авыл җирлеге башлыгы Рәис Вәлитов, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, туганнары җылы котладылар.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгының котлау открыткаларын, күчтәнәчләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Күп еллар буе намуслы эшләгәне өчен Надежда Егоровнага рәхмәт әйттеләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, иминлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев