Кооперативның файдасы күп
Узган чәршәмбедә авыл җирлекләре башлыклары, крестьян (фермер) хуҗалыклары җитәкчеләре, үз хуҗалыкларында мал-туар асраучылар, эшмәкәрләр Никольск авылында узган киңәшмәдә катнаштылар. Киңәшмәдә сүз районда авыл хуҗалыгы копперативлары булдыру, аларга күрсәтелә торган ярдәм турында барды.
Районда бүген күпләр авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Монысы әйбәт, тик менә продукцияне сатканда шактый кыенлыклар килеп туа. Берәүнең дә күпме көч һәм хезмәт куеп җитештергән продукциясен читтән килгән алыпсатарларга юк кына бәядән биреп җибәрәсе килми. Мондый очракта нишләргә, ышанычлы сату базары белән ничек элемтәләр урнаштырырга?
Утырышны башлаганда, район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев бу мәсьәләнең инде күптән көн тәртибеннән төшмәве, әмма уңай үзгәрешләрнең әле дә күренмәвен билгеләп үтте. Ә бит кулланучылар кооперативларының тоткан роле бик зур. Моның шулай булуын республиканың мәгълүмат-хисаплау үзәге әзерләгән фильм да күрсәтте кебек. Авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларын үстерү буенча белгеч Рөстәм Гарифуллин республиканың байтак районнарында уңышлы гына эшләп килә торган шундый кооперативлар турында аңлатмалар биреп китте. Чыннан да, мондый кооперативларның эшчәнлеге аерым игътибарга лаек. Кооперативлар оештырырга теләүчеләргә республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы да булышырга әзер: субсидияләр бирелә, башкача ярдәм итү ысуллары да каралган. Сыйфатлы пилмән, колбаса әйберләре, сыр һәм башка продукция җитештерә торган мондый кооперативларны инде республикадан читтә дә яхшы беләләр, алар белән ныклы элемтә урнаштырганнар. Шулай булгач, нигә әле Спас районында да шундый кооперативлар оештырмаска?
Яшел Үзән районының Большие Яки авылындагы “Ягодная долина” крестьян (фермер) хуҗалыгының бүлек җитәкчесе Илья Федотовның чыгышы дә киңәшмәдә катнашучыларда кызыксыну уятты. Хуҗалыкның эш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, теләк булганда җиләк-җимеш үстереп тә табыш алырга мөмкин икән бит. Илья Александрович хуҗалыкта нинди төр җиләк-җимеш үстерелүе, моның белән кемнәрнең шөгыльләнүе, продукцияне кайларга сатулары турында сөйләде.
– Сездә дә җиләк бизнесын оештырып җибәрү өчен мөмкинлекләр җитәрлек, – дип ассызыклады ул. – Болгарга Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән туристлар күп килә. Химикат һәм ашлама кулланмый гына үстерелгән кара карлыган, кура җиләге, виктория аларны ымсындырмас дисезме? Кызык өчен генә тәкъдим итеп карагыз әле, бу эш сезгә ошарга тиеш...
Эшмәкәр, җиләк бизнесы белән шөгыльләнергә теләүчеләр табылса, аларга ярдәм итәргә әзерлеген дә белдерде. Җиләк-җимеш үстерә алсагыз, сатарга булышырбыз, берочтан файдалы киңәшләребезне дә бирербез, диде.
Кооперативлар төзүгә килгәндә, бу хакта беренче чиратта сөт һәм ит җитештерү белән шөгыльләнә торган хуҗалык җитәкчеләре уйланырга тиеш. Моның файдалы булуын республика хуҗалыкларының мисалыннан да ачык күрергә мөмкин.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев