Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Комиссия утырышы булды

Кичә район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелегендә районның наркотикларга каршы комиссиясе утырышы үткәрелде.

Район үзәк хастаханәсенең һәм эчке эшләр бүлегенең наркотиклар кулланучы кешеләрне билгеләү һәм бу афәтне булдырмау буенча эше турында мәгълүматлары тыңланды. Районда мондый кешеләр беренче тапкыр 2009 елда теркәлгән. Икенче елны аларның саны ике тапкырга арткан. Быел экспресс-тестлау нәтиҗәсендә исемлеккә тагын берничә транспорт йөртүче кертелде. Хәзер алар барысы да күзәтү астында. Шуңа күрә, дип билгеләп үтелде утырышта, барлык юнәлешләр буенча актив профилактика эше алып барып, район территориясенә психотроп матдәләрне кертмәскә, кыргый киндер плантацияләрен юк итәргә, куркыныч категориясенә кергән кешеләрне даими контрольдә тотарга кирәк.
Белем бирү учреждениеләрендә укучылар арасында наркоманияне профилатикалау һәм аларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру турында да сүз булды. Педагогия коллективларының, ата-аналар җәмәгатьчелегенең һәм җирле үзидарә органнарының бу эштә берләшергә кирәклеге билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев