Китапханәнең... концерт залы бар
Кичә район үзәк китапханәсендә “Мәдәният” милли проектын һәм “Россия Федерациясенең милли максатлары һәм 2024 елга кадәр үсеш стратегиясе бурычлары” президент указын тормышка ашыру кысаларында, виртуаль концерт залын ачтылар.
Виртуаль концерт заллары РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан эшләнгән проект, ул интернет-технологияләр ярдәмендә ачык мәдәни мохит булдыру буенча ирешелгән казанышларның берсе санала. Бу технологияләр ярдәмендә теләсә кайсы кеше, яшәү урынына бәйсез рәвештә мәдәни байлыклар белән таныша ала. Төгәлрәк әйткәндә, онлайн режимда яки язмада үз илебез һәм чит илләр башкаручыларның концертын яки спектакль карарга була. Моның өчен уку залында зур плазмалы экран, стереоколонкалар, тавыш көчәйткеч куелган. Балаларга исәпләнгән махсус программаларны трансляцияләү дә каралган.
Республикадагы биш проект арасында беренчеләрдән булып безнең районда тормышка ашырыла торган бу проект аеруча классик, камера, джаз, орган музыкасын яратучылар өчен зур әһәмияткә ия. Хәзер инде иң яхшы концертларны шәһәрдән читкә китмичә генә дә карарга була.
Концерт залын ачу тантанасында катнашкан шәһәрлеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Фәргат Низамов, үзәк китапханә директоры Марина Бедова сәламләделәр.
– Боларның барысы да кешеләргә файда китерсен иде, – диде Валерий Осокин, – аларны рухи яктан тагын да баетсын...
Концерт залын ачкан вакытта композитор Микаэль Таривердиевның тууына 85 ел тулуга багышланган концертның язмасыннан бер өзек күрсәтелде. “Запомни этот миг!” концерты Мәскәү филармониясендә узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев