Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Китапханәләр көненә багышлап

27 майда Бөтенроссия Китапханәләр көне билгеләп үтелә. Ул 1995 елда, РФ Президенты Указы буенча Россиянең беренче китапханәсе - Император ачык китапханәсенең барлыкка килүенә 200 ел тулуы уңаеннан, игълан ителде. Бу уңайдан үзәк китапханә теләгән кешеләрнең барысын да якшәмбе көнне ачык ишекләр көненә чакыра. Һәр китап укучы башка вакытта түләүле бирелә...

27 майда Бөтенроссия Китапханәләр көне билгеләп үтелә.
Ул 1995 елда, РФ Президенты Указы буенча Россиянең беренче китапханәсе - Император ачык китапханәсенең барлыкка килүенә 200 ел тулуы уңаеннан, игълан ителде.
Бу уңайдан үзәк китапханә теләгән кешеләрнең барысын да якшәмбе көнне ачык ишекләр көненә чакыра. Һәр китап укучы башка вакытта түләүле бирелә торган китапларны түләүсез ала алачак.
Ә балалар китапханәсендә бу истәлекле көн алдыннан "Солнышко" һәм "Колосок" балалар бакчасы нәниләре кунак булды. Балаларга китапханә, һәр кешенең тормышында китапның уйнаган роле турында сөйләделәр, ничек итеп китапханәгә язылып булуын аңлаттылар.
Балалар шулай ук китап күргәзмәләре, борынгы әйберләр музее белән таныштылар, аларга әкиятләр буенча үткәрелгән викторинада, табышмаклар чишүдә катнашырга тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined