Китап атнасы чакырды
Язгы каникул вакытында уздырылган китап атналыгы кысаларында балалар китапханәсендә укучылар өчен кызыклы чаралар оештырылды.
Китап атналыгын ачып җибәрү уңаеннан китапханәдә Александр Волковның “Волшебник Изумрудного города” әкияте буенча библиошоу оештырылды. Аннары икенче мәктәп каршындагы мәктәп яны лагерына йөрүче балаларны Театрландия иленә күңелле сәяхәткә чакырдылар. Сәяхәт барышында алар төрле уеннар уйнадылар, күңелле сәхнә биремнәрен башкардылар.
Балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә игътибарсыз калмады. Мәсәлән, “Солнышко” бакчасына йөрүчеләр балалар язучысы Ирина Токмакованың әдәби бенефисында булдылар. “Иң яхшы китапларны укырга вакыт” акциясе барышында исә китапханәчеләр “Колосок” бакчасы балалары өчен татар шагыйре, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты Шәүкәт Галиев шигырьләрен сәнгатьле итеп укуны, икенче урта мәктәпнең икенче класс укучылары өчен – “Шагыйрь Роберт Миңнуллинның шигърият иле” шигъри сәгатен оештырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев